Алабуга нуры

Мең елдан соң да татар булып туачакбыз

2 нче татар гимназиясендә ислам диненең кабул ителүенә 1100 ел тулуга багышланган олы бәйрәм — «Тамыр булып тарал үткәнгә» исемле спектакль-тамаша булды. 

Халкыбызның тулы бер тарихи үткәнен үз эченә алган бу чара анда катнашучыларның һәм аны караучыларның күңелен яулады, чөнки бик матур итеп оештырылган, эчтәлекле иде. Күңелдә тирән уелып кала торган шигъри юлларны дулкынланмыйча тыңлау мөмкин түгел!

Чара, укучыларның төрле образларга кереп, шигырь сөйләүләре, дога укулары татарча матур җырлар белән үрелеп, тулы бер искитмәле композициягә әверелде.

Наилә Биҗан кызы Низамованың Сөембикә образында чыгыш ясавы безне гүя үткәнгә, шул чор мохитенә алып китте. Сөембикә бәетен тыңлаганда, тамашачы кыю милләт кызының авыр язмышын гына түгел, ил язмышын да күз алдыннан үткәргәндәй булды. Нинди генә михнәтләр күрмәде татар халкы! Болар һәр буынның хәтерендә саклана, чөнки хәтер, шигьри юллар белән әйткәндә:

Хәтер һич тә үткән генә түгел,
Ул бит әле киләчәгең дә...
Үткән белән киләчәкне тоташтыручы күпер сыман ул хәтер.

Хәтер образын гимназиянең 7 сыйныф укучысы Илнур Бәдретдинов башкарды. Илнур — Наилә Биҗан кызының бик тырыш укучысы. Аның сөйләме дә тыңлаучыны битараф кына күзәтүче итеп калдырмый: кичерешләр дөньясына илтә. Үзең тыңлыйсың, үзең уйланасың. Хәтер шундый булырга тиеш тә, чөнки ул синең дәвамың, милләтеңнең гыйбрәтле язмышы.

Хәтер, чыннан да, үткәнең генә була алмый, ул бит сине киләчәгең белән тоташтыра. Тарихта булганбыз бит, яшибез бит, киләчәктә дә үз бурычыбызны үтәп гомер итәргә язсын.

Хәтернең: «Бер моң килә, өзелмичә...» — дигән сүзләре безне туган телебез, туган җиребез, үткән тарихи вакыйгаларның эзе турында уйланырга мәҗбүр итә.

Чакырылган кунаклар арасында Алабуга шәһәренең Әл-Кадыйр мәчете имам-хатыйбы Мидхәт хәзрәт Кадыйров, гимназиядә күп еллар белем биргән, хәзерге вакытта лаеклы ялда булган хөрмәтле укытучылар Һадиуллина Ләйсән Илем кызы, Шәвәлиева Фирдәвес Әхәт кызы, Гарипова Әлфия Галим кызы бар иде. Кичә алар күңелендә дә җылы хисләр калдырды. Кунаклар яшь буынга изге теләкләрен җиткерде.

Һәр кешенең тамыры халкыбызның тоткан диненә дә барып тоташа, чөнки әби-бабаларыбыз аны изге санаган. Быел 21 нче майда Идел Болгарында ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә 1100 ел тула. Чара башында бу турыда да йөрәкләргә үтеп керерлек әйтелде. 

Ислам диненең төп максаты — кешеләргә игелек кылып, дөрес яшәүдә, шуңа күрә курай тавышы астында әйтелгән Субра карт амәнәтләре яшь буынга тормыш кагыйдәсе буларак яңгырый:

Җирдә яшәү — ул зур бәхет синең өчен,
Һәр көнеңнән шатлык табып яшә, кешем!
Һәр гамәлең үлчәнәчәк — шуны аңла.
Син онытма; барсын күреп тора Алла.
Коръән Кәрим кушканнарга каршы барма,
Сак була күр, беркемгә дә зыян салма.

Борынгы бабаларыбызның җаны гасырлар аша безгә шуларны җиткерергә тели. Ә без алда әйтелгән шигъри юлларның мәгънәсен йөрәгебез белән кабул итеп бетерә алабызмы?! Безгә нинди тәрбия бирелгән? Зыян салырга ярамаган милләт бүген нинди кыйбла тотып яши?

Сораулар күп. Җавапны һәркем үзенчә бирер. Шуны онытмаска кирәк: тамырларыбыз тирәнгә барып тоташкан.     Һәм беребезнең дә аларны зарарларга хакыбыз юк. Тамыры нык милләт кенә киләчәктә үз сукмагыннан нык атлый. 

«Тамыр булып тарал үткәнгә» исемендәге бу кичә күңелләрдә үз эзен калдырды. Аны оештыручыларга һәм анда катнашучыларга зур рәхмәт җиткерәбез.

Ландыш ГАТИНА, Венера МОСТАЕВА, туган тел укытучылары

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: