Алабуга нуры

Пермь дәүләт университетында билгесез кеше атыш оештырган

Университет мәгълүматлары буенча, җинаятьче тоткарланган.

Пермь дәүләт университетында билгесез зат утлы коралдан һөҗүм оештырган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
ТАСС хәбәр иткәнчә, кайбер студентлар бинаның тәрәзәләреннән сикерә башлаган, кайберәүләр һөҗүм оештыручыдан аудиторияләргә кереп качкан. 
Һәлак булган һәм зыян күргән кешеләр турында төгәл мәгълүматлар әле аныклана .
Университет мәгълүматлары буенча, җинаятьче тоткарланган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: