Алабуга нуры

Рөстәм Миңнеханов бәйрәм намазында катнашты

Намаз коронавируска каршы чаралар белән үтте.

Бүген мөселманнар Корбан бәйрәмен билгеләп үтә. Казанның Галиев мәчетендә бәйрәм намазы узды, анда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Татарстанлыларны мөфти, ТР Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады һәм Президент котлавын җиткерде. 

Намаз коронавируска каршы чаралар белән үтте: мәчеттә мөселманнар дистанцияне үтәделәр, ә мәхәллә кешеләренең бер өлеше урамда намаз укыды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: