Алабуга нуры

Синоптиклар Татарстанда боз явуы һәм көчле җил турында кисәтте

Җилнең тизлеге кайбер вакытларда секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин

Дүшәмбе, 27 июнь көнне, Татарстанда яшенле яңгыр, җил һәм боз явуы көтелә, дип кисәттеләр Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Идарә мәгълүматлары буенча, көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен булуы көтелә. Шулай ук җилнең тизлеге кайбер вакытларда секундына 17-22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Моннан тыш, синоптиклар кайбер урыннарда боз явыр дип фаразлый.

Төнлә һаваның минималь температурасы +7..+12 градуска кадәр булачак. Көндез +24..+29 градус җылылык көтелә, дип яза Татар-информ.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: