Алабуга нуры

Табиблар коронавирус белән авыручылар саны декабрь урталарына кимиячәк дип саный

Инфекционистлар вирусның үзгәрә, йогышлырак була баруын искәртә.

Коронавирус белән авыручылар саны декабрь урталарында кимергә мөмкин. Бу хакта «Известия»дә узган матбугат конференциясендә табиб-инфекционист Евгений Тимаков белдерде, дип яза «Российская газета». 

Табиб респиратор авырулар, шул исәптән коронавирус белән авыручылар саны, гадәттәгечә, көз көне артуын искәртте. Бу вакытка алар бөтен илләрдә күбәйде. Әмма вакцина алучылар күп булган җирдә коронавирусның чираттагы дулкыны бетә инде, ә вакцинация аз барган җирдә ул сузыла, диде Тимаков.

Табиб билгеләп үткәнчә, вирус бүген үзгәрә. Балалар арасында авыручылар саны артты. Өстәвенә, ул башка авырулар төсен ала башлаган. Аның фонында эчәк авырулары күбәйгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: