Алабуга нуры

Тагын 50 татарстанлы коронавирус йоктырган

Иң күп авыручылар Казанда ачыкланган, Алабугада бер яңа очрак теркәлгән.

Яңа вирус йоктырган 13 кеше хастаханәгә озатылган, 37 кеше өйдә дәвалана.
Казанда — 41, Чаллыда — 3, Бөгелмә, Алабуга , Яшел Үзән, Лаеш, Лениногорск, Питрәч районнарында бер кеше йоктырган.
22 сентябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 26 587 очрагы теркәлгән.
Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 22 984 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 34 кеше.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: