Алабуга нуры

Татарстанда 17 яшьлек студент кыз авариягә очраган машинада янып үлгән

Мамадыш районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.

Авария 20 сентябрь кичендә 21 сәгать 45 минутта Мамадыш районында була. Җиңел машина «Камаз» йөк машинасына бәрелә. "Камаз"га бәрелгәч, җиңел машина яна башлый. Йөртүчесе машинадан чыга, ә аның пассажиры урында ук һәлак була.
«Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, яшьләр Казаннан Алабугага таба кайтып бара торган булганнар.
Хәвеф-хәтәр урынына Мамадыш районы прокуроры бара. Авариянең сәбәпләре һәм шартлары ачыклана.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: