Алабуга нуры

Татарстанда кичә 4 кеше коронавирустан вафат булган 

Пандемия башланганнан бирле 17 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 1526 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 4 кеше вафат.

1936, 1960, 1938 елгы өч хатын-кыз һәм 1985 елгы ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Пандемия башланганнан бирле 17 гыйнварга COVID-19дан 1526 үлем очрагы
теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: