Алабуга нуры

Татарстанда кичә коронавирустан 5 кеше вафат булган 

Пандемия башланганнан бирле 26 гыйнварга COVID-19дан үлүчеләр саны 1570 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.

1932, 1931, 1962, 1928 елгы дүрт хатын-кыз һәм 1988 елгы бер ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Пандемия башланганнан бирле 26 гыйнварга COVID-19дан 1570 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: