Алабуга нуры

Татарстанда коронавирустан 5 кеше вафат 

Пандемия башланганнан бирле 7 декабрьгә COVID-19дан үлүчеләр саны 1312 кешегә җиткән.

Татарстанда коронавирустан тагын 5 кеше вафат.

1937, 1939 елгы ике хатын-кыз, 1959, 1946, 1948 елгы өч ир-ат COVID-19 инфекциясе корбаны булган. 

Үлем сәбәбе патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. 

Вирус идентификацияләнгән.

Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Пандемия башланганнан бирле 7 декабрьгә COVID-19дан 1312 үлем очрагы теркәлгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: