Алабуга нуры

Татарстанда соңгы тәүлектә 125 кеше COVID-19 йоктырган

Алабугада кичә яңа вирус йоктыручылар теркәлмәгән. 

Яңа вирус йоктырган 41 кеше хастаханәгә озатылган, 84 кеше өйдә дәвалана.

Казанда — 40, Нурлатта — 21, Чистайда — 15, Лениногорск районында — 13, Чаллы, Алексеевск, Әлмәттә — 6шар, Яңа Чишмәдә — 5, Тукай районында — 4, Баулыда — 2, Аксубай, Арча, Минзәлә, Түбән Кама,Спас, Тәтеш һәм Ютазы районнарында берешәр кеше йоктырган.

20 октябрьгә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы COVID-19 белән авыруның 28 973 очрагы теркәлгән.

Пандемия башланганнан бирле коронавирус инфекциясе йоктырган 24 317 кеше савыккан. Узган тәүлектә — 75 кеше.

Барлыгы 1 308 766 кешегә прививка ясалган. Шулардан 993 600 кеше прививканың икенче дозасын ясаткан. 

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: