Алабуга нуры

Татарстанлылар халык санын алу турында мәгълүматны Telegram бот аша белә ала

Робот-ярдәмчене «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы булдырды.

Халык санын алу турында мәгълүмат эзләү буенча татарстанлыларга ярдәм йөзеннән яңа телеграм-бот эшләтеп җибәрелде. Ул исәпкә алуны ничек һәм кайда узарга, якындагы пунктларның һәм КФҮнең адресларын күрсәтәчәк. 

Ботны сылтама буенча табарга яки Telegram каналында @TatarstanPerepis_bot дип язып табарга була. Робот-ярдәмчене «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы булдырды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: