Алабуга нуры

Алабуга районы

ХӘБӘРЛӘР

«Әтиең беркайчан да кайтмас» дип ничек әйтергә?

Сәламәтлеге чикле баланы аякка бастырган ана баласы өчен барын да эшли, ләкин ул аңа бүгенге дөреслекне ачып сала алмый. Бөтен тырышлыгы юкка чыкмасмы?

9 ел элек
— Ата та матата! — ди малай читкә ишарәләп. Әбисе аңламый. 
— Матата, ата та матата!!!
— Белмим шул, улым, нәрсә әйтергә телисеңдер, — ди тегесе оныгының кулын тагын да ныграк учына кысып. Ычкынып китсә, куып җитә дә алмассың! 

Әбисенең аңламаганын күреп, малай кычкырып елый башлый. Яшьле күзләре белән инәлеп әбисенә карый. «Ничек инде шуны да аңламаска?!», — ди сабыйның карашы. 

«Вот это машина», — диюе булган икән. Алар белән бергә яшәмәгәч, әллә нидә бер, оныгын балалар бакчасыннан алырга килгән әбисе төшенмәгән шул инде, малай аңа үзенә ошаган машинаны күрсәтмәкче булган икән.

13 ел элек 
Гаиләдә тагын бер малай тугач, мәшәкать арта. Бала гүли, авазлар әйтә башлауга, Людмила белән Андрей сөенеп туялмый. Табибларга күренеп, прививкаларны вакытында ясатып йөргәндә, кинәт сабый дәшми башлый, еламый да. Көннәр буе тирә-якны күзәтеп тик ята, машина тавышы яисә берәр шау-шу ишетсә генә, көйсезләнеп елый. Табиб янына баргач, Владка дәвалау билгелиләр, массаж ясата башлыйлар. Берәүләр гипотонус дисә, икенчеләре гипертонус турында сөйли. 

11 ел элек
Тора-бара «балагыз беркайчан да аңларлык итеп сөйләшмәс» дигәнне ишетергә туры килә, күзләре белән проблема булуы ачыклана. Махсус балалар бакчасына йөртә башлыйлар, анда күзне тернәкләндерү өстендә эшлиләр. Людмила өчен иң кыены — Владның аңлаешсыз сөйләме була. Әни кеше үз баласын аңлый, ни әйтергә теләгәнен ярты сүздән белә. 
Людмилага эштән китәргә туры килә. Ул шәһәрдә иң яхшы неврологны, иң яхшы логопедны таба. Яр Чаллыга барып, остеопатка мөрәҗәгать итә. Бөтен вакытын кечкенәсенә багышлый. 

5 ел элек
Табибтан-табибка йөрү, Казанга, Чаллыга барып, реабилитация узу, йокысыз төннәр бушка китми. Влад велосипедта йөрергә өйрәнә. Кичләрен гаилә балалар мәйданчыкларына чыга. Өйдә уенчык машиналар белән яратып уйнаган малай, авазларны дөрес әйтә башлагач, бер хатасыз аларның һәммәсенең маркасын атый. 

Мәктәпкә барыр вакыт җиткәндә, Влад инде укый белә, ләкин бармаклары бик тыңламый, язган хәрефләре матур килеп чыкмый. Әнисе аны рәсем ясарга өйрәтә. Утренникларда улының биергә яратканын күреп куана. Менә бит, биюгә һәвәслеге бардыр, бәлки!

— Сез нинди молодец! — ди чыгарылыш төркеме тәрбиячесе беркөнне. — Владик өчен нәрсә генә эшләмисез! Күзгә күренеп үзгәрде!
Башкача мөмкинме соң? Көч бар икән, өмет тә бар.

Хәзер
— Төрле чак булды инде, — ди Людмила. Сөендек тә, көендек тә, ярый әле олысы мөстәкыйль булып үсте. Миңа булыша, мәктәбендә яхшы укый. Очраклы гына белдем: шәһәрдә сәламәтлеге чикле балалы гаиләләргә ярдәм итә торган төркем оештырганнар. Ул «Балачак һәм әниләр дөньясы» дип атала. Мин үз эчемә бикләнеп яшәдем, ә бу бүлмәгә йөри башлагач, фикердәшләр, дуслар таптым. Без бергәләп төрле чаралар үткәрәбез, башка шәһәрләргә чыгабыз, театрлар карыйбыз, конкурсларда катнашабыз. Минем өчен офыклар киңәйде, көчем артты. 

Үзенчәлекле бала — үзе бер дөнья. Аның улы:
— Әни, син иң яхшысы! Мин сине яратам! — дип елмайганда, ничек инде көчле, түземле булмаска!

Мәктәптә укый башлагач килеп чыккан кыенлыклар, каршылыклар, икеләнү, шөбһәләнүләр... Бөтенесен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Владка инвалидлык рәсмиләштереп, аны махсус мәктәпкә күчерергә туры килә. Людмила Владның сәламәтлеге өчен җан тырмаша. 

Кайгы Көтмәгәндә Килә
Моңа кадәргеләре бәхетсезлек булмаган икән. Каршылыкларны җиңү булган. Көтмәгәндә кара кайгы килә. Кинәт кенә гаилә өстенә ябырыла: фаҗигале үлем малайларны әтисез итә, Людмиланы ялгыз калдыра...

Кайвакыт ул үзенең шигырь тулы дәфтәрләрен ала. Кайсын кайчан йөгерек кулы белән язып куярга өлгергәндер? Тормыш кардиограммасы диярсең: хәрефләр дәфтәр юлыннан әле өскә киткән, әле матур бизәк булып тигез яткан. 

Владка торган саен бию күбрәк ошый. Рәсемнәр дә ясый, нидер төзгән була. Кайчакта ул шундый нәзакәтле, игътибарлы.

— Синең күлмәгең матур! — дип комплимент әйтеп, кулны үбә. Кайвакытта дорфаланырга, киреләнергә мөмкин. 

Башта Людмила аны Алабугада балаларны тернәкләндерү үзәгенә йөртә, соңгы вакытта ел саен Яр Чаллыдагы дәвалау үзәкләренең берсенә баралар. Иң мөһиме: аны иҗтимагый тирәлеккә җайлаштыру. Әлегә Владның үзен генә калдырып булмый. Мәктәпкә дә озатырга һәм барып алырга кирәк. Уңай үзгәрешләр күп, ләкин рецидивлар булгалый. 

Бер нәрсә үзгәрми: малай һаман да әтисен эштән көтә. Тик аның беркайчан да кайтмасын ничек әйтергә? Яисә ничек итеп әйтмәскә? 
Берничә ел элек, Казан Республика клиника хастаханәсендә тикшерү узганда, малайда эпиактивлык учагы табылган бит. Күптән түгел генә алар тагын бер тапкыр тирән тикшерү узган һәм... диагноз расланган. Профессор янына киңәшкә баргач, ул аз гына борчылу да балада эпилепсия очрагын китереп чыгарырга мөмкин, дигән. Шуңа да Людмиланың күңеле бәргәләнә: бала бу хәбәрне ничек кабул итәр? 

Хәзергә улының: 
— Әти кайчан командировкадан кайта? — дип соравына:
— Яңа елга, — дип җавап бирә.
Монысы җәен. Ә кыш җиткәч:
— Җәй көне, улым, җәй көне, — ди.

Зөлфия ПРИМАКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев