Алабуга нуры

Тимур Никонов Татарстан Транспорт министры урынбасары итеп билгеләнде

Алабугада ул башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары вазифасын башкарган иде.

Тимур Никонов ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары итеп билгеләнде. Боерыкка Татарстан премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Ул вазифага 20 гыйнвардан кереште.

Элек ул Алабугада эшләгән. Никонов башкарма комитет җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары вазифасын башкарган иде. Аңа кадәр исә перспективалы социаль-икътисади үсеш палатасы җитәкчесе вазифасын башкарды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: