Алабуга нуры

Үткәннәргә карап, үрнәк алыйк, киләчәкне уйлап, алга барыйк

Бүген - Татарстан матбугаты көне.

Тарихтан мәгълүмат
XX йөздә яшәгән татар галиме, мәгърифәтче Каюм Насыйри күпме мөрәҗәгать белән йөреп тә, татар басмасы чыгаруга ирешә алмагач, календарь ясау эшенә керешкән. Татар зыялыларыннан Хөсәен Фәезханов, Гатаулла Баязитов 15 еллап татарча газета ачарга рөхсәт артыннан йөри. Ниһаять, 1905 елның 2 сентябрендә «Нур» газетасының беренче саны басылган. Аның мөхәррире Гатаулла хәзрәт үзе булган. Шунысы игътибарга лаек: газетаның даими авторлары күренекле Садри Максуди, Гайсә Еникеев, Мөхәммәт Тәфкилев, Ризаэтдин Фәхретдин, Гаяз Исхакый, Фатыйх Кәрим булганлыгы билгеле. 

1917 елда булып үткән Бөек Октябрь революциясенә кадәр Россиянең төрле шәһәрләрендә татар телендә 62 газета чыгарылган. Алар татарлар яшәешендә мөһим әһәмиятле вакыйга булып, иҗтимагый-сәяси тормышта мөһим урын биләгән. Совет хакимияте чорында партия җитәкчелеге тәэсирендә матбугат үзгәреш кичерә, безнең өчен иң мөһиме: балалар өчен дә, яшьләр өчен дә, хатын-кызлар өчен дә һәм төрле өлкәләргә багышланган газета-журналларның татар телендә дә чыгуы. 

Сугыш чоры
Бөек Ватан сугышы елларында фронтта татар телендә16 газета оештырылган. 

Сугыш чоры журналистлары дигәндә, Хәбра Рахман искә төшә. Казан педагогия институтын тәмамлаган Хәбибрахман Габдрахмановны 1936 елда Алабугага эшкә җибәрәләр. Биредә ул педагогия училищесында тәрбияче-җитәкче, аннары татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган. Алабуга китапханә техникумында эшләгән, ул вакытта «Сталин юлы» дип аталган район газетасында редактор вазифасын алып барган. Хәбра Рахман татар халык иҗатын җыю белән шөгыльләнгән. 

1938 елда Казанда аның беренче шигырь җыентыгы басыла. Көзен Хәбибрахман армия хезмәтенә алына һәм Ерак Көнчыгышта Халхин-Гол сугышларында катнаша, яраланып, госпитальгә эләгә. Култык таякларына таянган шагыйрь, Хәсән күле янындагы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен бирелгән медаль белән, 1940 елның мартында Алабугага кайта. Тормыш иптәше Сарага, кызы Суфиягә багышлап, «Шомырт чәчәге» дип исемләгән әсәр яза башлый. Тик... Бөек Ватан сугышы барганда, шагыйрь тыныч кына өйдә кала алмый, 1942 елның 19 маенда үзе теләп фронтка китә. Хәбра Рахман, алабугалылар арасында танылып өлгергән шәхес, Мәскәү өчен барган көрәштә батырларча һәлак була. 

Ветераннар
Район газеталарының татарча басмасын чыгарган, Бөек Ватан сугышыннан исән кайткан сугыш ветераннары Шамил Гарифуллин һәм Җөрьәт Фатыйхов, Вәгыйз Вәлиев турында "Алабуга нуры"нда озак еллар эшләгән Зирәк апа Садыйкова сөйли иде. 

Газетабыз вакытында чыксын, халык тарихы яктыртылсын, милли йолаларыбыз югалмасын дип тырышып эшләгән, бүген дә район яңалыкларын газета битләреннән карап баручы ветераннарыбыз бар әле. 

Югары белемле белгеч Роза Мөбарәкшина 1967 елда безнең район газетасына эшкә килгән. Үзенә дә, башкаларга да нык таләпчәнлеге белән аерылып торган Роза апа һәрвакыт ярдәмчел булды, киңәшләрен биреп торды. Тормыш иптәше белән бергәләп алар ике кыз үстерделәр. Кызлары чит телләр факультетында белем алды. Хәзер әби-бабайның горурлыгы булып, оныклары үсеп килә. 

Кем турында сүз башласаң да, газетада эшләп лаеклы ялга китүчеләр барысы да эшкә җитди караучылар. Җор телле Шәмсия Дадина да шундыйлардан. Шәмсия Лотфулла кызын хезмәттәшләре еш искә ала. Безгә аның туры сүзле булуы ошый. 

Гарәфи Әгъләмов "Алабуга нуры«ның авыл хуҗалыгы бүлегендә хәбәрче булып эшләгән. Алабугалылар аны барыннан да бигрәк шагыйрь буларак белә. Туган табигатькә бар күңеле белән гашыйк Гарәфи Әгъләмов шигырьләре бик күпләрнең күңелен җылыта. Бөтен җаны белән милләтенә бирелгән Гарәфи абый лаеклы ялга чыккач та, шәһәрнең җәмәгать эшләрендә актив катнашып торды. Хәзер сәламәтлеге какшагач, безнең янга килеп шигырьләрен укый алмаса да, без аны гел искә алабыз. 

Безнең газетада эшләгән язучы, җәмәгать эшлеклесе Фирдәвес Хуҗин район газетасы белән генә чикләнмичә, республика басмалары белән дә хезмәттәшлек итте.

Аның әсәрләре, шигырьләре «Ватаным Татарстан», «Шәһри Казан» газеталарында, «Казан утлары», «Аргамак», «Мәйдан» журналларында басылды. Фирдәвес Хуҗин — Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Быел «Казан утлары китапханәсе» сериясеннән быел аның «Суслонгер» дип аталган әсәре басылып, укучыларга таратылды. Аның газетабыз битләрендә Алабуга районы авыллары тарихына багышланган язмалары зур кызыксыну уятты. Фирдәвес абый — көн кадагындагы мәсьәләрне алга куеп яза торган, бөтен җаны белән милләтенә бирелгән шәхес. 

19 майда — матбугат көнендә, газетабызда төрле елларда хезмәт куйган, аны чыгаруга үзеннән өлеш керткән барлык хезмәткәрләрне хөрмәт белән искә алып, бүген тормышын матбугат белән бәйләүчеләргә исәнлек, бәхетле тормыш телибез.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: