Алабуга нуры

Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга QR-код алуда ярдәм итәчәк

Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен кайнар линия эше яңартылды.

Волонтерлар 65 яшьтән өлкәнрәк татарстанлыларга QR-кодлар алуда ярдәм итәчәк. Республикада халыкка ярдәм күрсәтү өчен 8 800 200 34 11 номеры буенча федераль кайнар линия эше яңартылды. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Гаризаны эшкәртү механизмы түбәндәгечә:
1. Мохтаҗ кеше кайнар линиягә шалтырата;
2. Оператор «ОНФ. Помощь» системасына гаризаны кертә; 
3. Гаризалар төбәкләргә бүленә һәм БЕЗ БЕРГӘ — МЫ ВМЕСТЕ региональ штабка җибәрелә.

«Татарстан Республикасы иреклеләр үзәге» — гаризаларны үтәү координаторы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: