Яңа ел төнендә алабугалылар өчен Лада Дэнс чыгыш ясаячак
Киләсе Яңа ел бәйрәме һәм аңа әзерлек — Рөстәм Нуриевның журналистлар белән очрашу темасы әнә шундый иде.
Әлегә республикада бәйрәм чараларын үткәрүгә рәсми рәвештә тыю юк, шуңа күрә Алабуга бәйрәмгә әкрен генә әзерләнә дип билгеләп үтте район башлыгы. Ул бүгенге көндә шәһәрлеләр кулланмаган объектларның күп булуын белдереп, Мәдәният идарәсе һәм Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсенә тәнкыйть сүзләре җиткерде.
− Күпме миллион сумга төшкән объектлар хуҗасыз тора, анда гел нидер җимерәләр. Мәдәният идарәсе, Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе эшне җиренә җиткермиләр, гәрчә даими рәвештә үзләрен күрсәтергә тиешле үзешчән коллективлар күп, бию һәм җыр белән мавыгучы кешеләр дә аз түгел, − дип билгеләп үтте район башлыгы.
Аларга атна саен җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә шәһәр паркларында һәм скверларында әлеге ведомстволар көче белән чаралар үткәрергә йөкләмә бирелде. Беренчеләре инде узган атнада узды.
Үзәк чыршы «Чебурашка» паркында урнаштырылачак, хәзер аның каркасы төзелә, 5 декабрьгә инде ул әзер булырга тиеш. Концерт программасы 31 декабрьдә "Гуляй-парк«та узачак. Бу көнне Нефтьчеләр проспекты буенча хәрәкәт өлешчә ябылачак. Рөстәм Нуриев «Чебурашка» паркында массакүләм чаралар өчен урын юк дип аңлатты. Ә кешеләр бәйрәмгә күп җыелыр дип көтелә, чөнки алабугалыларга Яңа ел бүләге булып танылган Россия җырчысы Лада Дэнс чыгыш ясаячак. Бәйрәм салюты да булачак.
− Әгәр Яңа ел бәйрәменә узган елгы кебек 12-15 мең кеше җыелса, паркта калкулыклар да, куаклар да калмаячак. Без шимбә көнне паркта булдык, кешеләр чаналарда калкулыклар буйлап йөри, алар газонга зыян китерә, чөнки кар катламы әлегә 5-6 сантиметр. Мин халыкны гаепли алмыйм, бу безнең дә гаеп — тыю турында аншлаглар да, балалар шуа алырлык таулар да юк.
Сүз уңаеннан, кичә «Чебурашка» паркында калкулыклардан шууны тыя торган билгеләр барлыкка килде. Бу, беренче чиратта, газоннарны һәм аларга автоматик су сибү системаларын саклау өчен эшләнгән. Ә тиздән балалар чын таулардан шуачак. Әйтик, "Гуляй-парк"та ике кар тавы барлыкка киләчәк. Шушы көннәрдә "Гуляй-парк"та тюбингларда шуу өчен агач тау эшли башлаячак, шуып төшә торган юл куркынычсыз булсын өчен бортларны төзекләндерү эшләре бара.
Очрашуда бәйрәм бизәлеше турында да фикер алыштылар. Шулай итеп, шәһәргә кергәндә боҗра чишелешләре бәйрәмчә бизәләчәк. Яңа ел иллюминациясе торак йортларда һәм сәүдә объектларында барлыкка киләчәк. Ленин мәйданында ярминкә йортлары урнаштырылачак, биредә реконструкциягә кадәр үк мәйданда торган карета кайтарылачак. Язга биредә ротонданы (гөмбәзле һәм колонналы кечкенә бина) да кайтару планлаштырыла.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.9600
-
1 июль 2022 - 13:16«БуНиБу» YouTube каналында яңа видео Яңа подкаст «Шулай язган» мәхәббәт һәм мөнәсәбәтләр турында.34200
-
30 июнь 2022 - 10:00«Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» Строительная компания ООО Специализированный застройщик «Ак таш-Инвестстрой» представляет новый комфортабельный жилой комплекс «Алтын Яр» на берегу озера Средний Кабан в Приволжском районе Казани.14600
-
30 июнь 2022 - 09:40Автоматизация агробизнеса: как это происходит В Республике Татарстан стартовала программа поддержки автоматизации СХТП.13800
-
30 июнь 2022 - 12:30Алабугалылар өчен ял паркында кино күрсәтәчәкләр Халык ачык һавада «Кире» фильмын карый алачак.13700
-
1 июль 2022 - 11:00Алабугада аттестатлар һәм алтын медальләр тапшыру тантанасы үтте Ул шәһәр мәдәният сараеның паркет залында узды.11600
-
1 июль 2022 - 18:30Алабугада җәядән ату буенча турнир булачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.11500
-
1 июль 2022 - 10:00Она мечтала с детства стать врачом Ещё в школе знала, что будет лечить детей! И речь о враче-педиатре Елабужской ЦРБ.10800
-
1 июль 2022 - 16:55Кырымның «Ак Барс» ял базасында Татарстаннан килгән балаларны каршы алырга әзерләнәләр Кырымның Форос бистәсендәге балалар һәм яшьләрнең «Ак Барс» исемле сәламәтләндерү комплексы кунакларны каршы алды.10700
-
30 июнь 2022 - 08:30Ел башыннан бирле дәүләт автоинспекторлары Алабугада 200ләп исерек шоферны тоткарлаган Шуларның 31е исерек килеш руль артына кабат эләккән.10500
-
1 июль 2022 - 09:20АО «Транснефть — Прикамье» модернизировало систему пожарной безопасности в Удмуртском РНУ АО «Транснефть — Прикамье» завершило работы по модернизации системы пожарной безопасности офиса Удмуртского районного нефтепроводного управления.10300
-
1 июль 2022 - 14:24Алабугада тарифлар үзгәрәчәк 1 июльдән ут, газ, су һәм җылылык өчен коммуналь хезмәтләргә түләү бәяләре арта.9600
-
30 июнь 2022 - 15:10Ринат Мөхәммәдиев: «Кесә китаплары бүгенге көндә популярлык казана» Бу — кечкенә, кесә форматындагы басмалар.9500
-
2 июль 2022 - 15:00«Алабугада җәйге кичләр» фестивале 14-17 июльдә узачак Проект 2018 елда ТР Президенты Р. Н. Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.9400
-
1 июль 2022 - 15:15Матурлык яратучы районнар рейтингы билгеле булды «КИТАП FM» радиосы матурлык яратучы районнарда урам концертлары уздырачак.9200
-
2 июль 2022 - 12:00Алабуганың 8нче мәктәбендә капиталь ремонт бара Шәһәр һәм районның берьюлы берничә мәктәбендә ремонт бара.9000
-
1 июль 2022 - 14:05Җәй көне зелпене ашап калырга кирәк Аның яфрагы, җимеше һәм кайрысы да файдалы икән.8100
-
30 июнь 2022 - 13:01Ринат Мөхәммәдиевнең «Кыргый атауга сәяхәт» китабын тәкъдим итү чарасы үтте Китап «Казан утлары» журналы редакциясе һәм «Татмедиа» җәмгыяте белән берлектә бастырып чыгарылган.7600
-
30 июнь 2022 - 11:00Алабугалыларны «Спортлы җәй-2022» гә чакыралар Чаралар җомга көннәрендә Гуляй паркта уза.7500
-
2 июль 2022 - 08:30Алабугалылар өчен Спас ярминкәсе август аенда узачак 5 августтан 7 августка кадәр узачак XV Спас ярминкәсенең рәсми сайты эшли башлады.6900
-
2 июль 2022 - 10:30Алабугада — ябык футбол мәйданы булачак Тугаров урамында 1408 квадрат метрлы мәйданда каркас-тентлы өслек белән футбол манежын төзү эшләре бара.6700
-
1 июль 2022 - 12:00Алабугалылар Санкт-Петербургта яшәүчеләргә бәйрәм бүләк итте 25 июньдә Ленинград өлкәсендәге Всеволожск районының Энколово авылында кыр эшләре тәмамлану уңаеннан халык күңел ачты.4800
-
3 июль 2022 - 09:00Алабуга районында сөт җитештерү артты Бер тәүлектә савып алынган сөт күләме 73 тонна тәшкил итте.3500
-
3 июль 2022 - 12:00Әбисеннән калган истәлекне саклый «Алабуга нуры» нда «Гаилә истәлекләре» акциясе дәвам итә.2400
-
3 июль 2022 - 14:00Алабугада җәядән ату буенча турнир узачак Шәһәрдә беренче тапкыр Җәядән ату буенча Татарстан Республикасында беренче Бөтенроссия турниры оештырылачак.1500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алабуга нуры (Луч Елабуги)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47504 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Качаева Сабина Равильевна
Адрес редакции: 423602, Республика Татарстан, Елабужский район, г. Елабуга, ул. Строителей, д. 16а
Телефон редакции: (85557) 3-81-11
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика