Алабуга нуры

Яңа елда Алабуга районында 31 сабый туган

Беренчесе — кыз, Казанның бала табу йортында дөньяга килде.

Дәүләт булышуына карамастан — 2007 елда ана капиталы кертелде, балалар туганда бирелә торган ярдәм акчасы артты, өченче бала тугач, җир кишәрлеге бүлеп бирелә башлады — районда демография хәле бик үк яхшы түгел.

Алабуга үзәк район хастаханәсе баш табибы Рамил Сәфәров мәгълүматы буенча, былтыр 785 бала туган, 1200 кеше үлгән, шуларның 248е хезмәткә яраклы яшьтә булган.

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: