10нчы мәктәп укучылары акциядә катнашты (ФОТО)
Бүгенге көндә дөньяда 6809 тел бар. 100 меңнән артык кеше сөйләшә торган телләр барлык телләрнең 90 процентын алып тора. 50шәр кеше сөйләшкән 357 тел һәм бер кеше генә сөйләшә торган 46 тел бар.
Төньяк Америкада бер гасыр эчендә 52 тел юкка чыккан. 1887 елдан индеецларга мәктәптә үз телләрен кулланырга рөхсәт ителми. Катоба телендә сөйләшкән соңгы индеец 1996 елда вафат булган. Әйе, телләр дә кешеләр кебек туа, яши һәм үлә... Россиядә юкка чыгу ихтималы булган телләр исемлеге зур. Якын киләчәктә 131 телгә юкка чыгу куркынычы яный. Башкорт, кырымтатар, чуаш, удмурт, мари, кумык, карачай-чиркәс, чечен, ингуш, авар һәм башка телләрнең югалу алдында. Буряк, карел, коряк телләре кулланыштан чыгып бара. БМО сайтында урнашкан телләр атласында кара таплар бик күп. Кара таплар - юкка чыккан телләр. Бу атласта, бәхеткә, татар теле юк. Әлегә... Татарстан Республикасында белем бирү системасының төп бурычы - иҗади фикерләүче, инициативалы, белемле, ике дәүләт һәм чит телләрдә иркен сөйләшеп аралашучы билингваль шәхес тәрбияләү.
Бүгенге көндә татар телен саклау, өйрәнү һәм үстерү өчен шактый күп әһәмиятле эшләр эшләнде: татар телен Татарстанда яшәүче барлык милләт балаларына да укыту кертелде, татар телендәге матбугат материаллары, интернет, радио-телевидение тапшырулары күпкә арттырылды, "Ана теле" онлайн-мәктәбе эшли, башка төрле чаралар тормышка ашырыла. Татар теленең абруе берникадәр күтәрелде. Әмма шулай да татар теленең бүгенге халәте, киләчәк язмышы тынычланып яшәрлек түгел әле.
Телебезнең абруен арттыру, дәүләт теле буларак кулланышка кертү, татар миләтенә, теленә ихтирам тәрбияләү максатыннан, инде берничә ел рәттән "Мин татарча сөйләшәм" акциясе уздырыла. Бу акциядә 10 нчы мәктәп укучылары һәм укытучылары теләп катнаша. Быелның 19 февраленнән башланып киткән бу акциядә укучылар, алдан төзелгән план буенча, эшне башлап җибәрде. Кызлар-малайлар, укытучы Рәмилә Әхмәтова житәкчелегендә, шәһәрнең 6 нчы мәктәбендә уздырылган "Туган тел" көнендә актив катнашты.
20 февраль көнне 10 нчы урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты кабинеты урнашкан тирәдә иртәдән үк аеруча бер җанлылык сизелә иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары Рәмилә Әхмәтова һәм Ләйсинә Гомәрова 4нче (г, в, е, м), 5нче (е),10 нчы (а, б), 11 нче (б, в) укучылары белән "Мин татарча сөйләшәм" бәйге-акциясенең планы белән танышты, кайбер өстәмәләр керттеләр, эшләрне бүлештеләр. 21 февраль көнне Татарстан телетапшыруларын карап, 22 февральдә фикер алышулар да бик җанлы узды. 22-23 февральдә барлык ир-егетләрне Ватанны саклаучылар көне белән татар телендә котладылар. Алдагы көннәрдә дә эш гөрләп барды. Укучылар төркемнәргә бүленеп, урамга, телләр турындагы законның, яъни икетеллелекнең үтәлешен тикшерергә чыкты. Алар зур супермаркетларда, сәүдә үзәкләрендә, даруханәләрдә булдылар, очраган кешеләр белән татар телендә аралаштылар. Укучы балалар шәһәрнең 4 нче микрорайон халкы белән аралашып, аларның тормышында татар теленең тоткан урынын билгеләделәр, кечкенә кесә сүзлекләре бүләк иттеләр.
Шәһәр урамнарындагы реклама язулары, йортларга беркетелгән урам исемнәре, кибетләрнең, даруханәләрнең эш режимнарындагы хаталы сүзләрне табып, әлеге эшханәләрнең җитәкчеләре белән хаталарны төзәтү турында сөйләшүләр алып бардылар. Татарча җырлар җырлый- җырлый, татар халык ашлары белән сыйлау көне - иң кызыклы чараларның берсе булып истә калды. Телеңне йотарлык тәмле кош теле, чәкчәк, гөбәдия, өчпочмакларның татарча исемнәрен атый-атый авыз иткәч, ничек инде аларның исемнәре истә калмасын! Күз явын алырлык аллы-гөлле, бизәкле милли киемнәр кигән биюче кызлар татар милли киемнәре һәм орнаментлары белән таныштырды, киемнәрнең тарихын истә калырлык итеп аңлатты.
Һәр көнне татарча телетапшырулар карап, шушы тапшырулар турында фикер алышулар гадәткә керде. Җирле шагыйрьләрнең әсәрләрен сәнгатьле сөйләүчеләр бәйгесе үткәреп, татар телендә иң оста шигырь сөйләүчеләр билгеләнде, бүләкләр тапшырылды. Габдулла Тукай әсәрләренә ясалган иллюстрацияләрнең иң матурларын шәһәр конкурсына җибәрергә дип карар кабул иттек.
Татар композиторлары, җырчылар, язучылар, рәссамнар, сынчылар иҗаты белән якыннан таныштыру эшләре алып барылды. Бу эшне йомгаклап, сыйныф укучылары арасында КВН үткәрелде, җиңүче командаларга бүләкләр тапшырылды.
Телебезнең абруен арттыру, татар миләтенә, теленә ихтирам тәрбияләү максатыннан эшләнелә торган эшләребез киләчәктә дә дәвамлы булуына шигебез юк, чөнки теле булган халык кына яши, теле булган халыкның гына киләчәге бар.
Рәмилә ӘХМӘТОВА, Ләйсинә ГОМӘРОВА
10 нчы мәктәп
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев