Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2022 елда Алабуга районы объектларын төзүгә һәм капиталь төзекләндерүгә 9 миллиард сум җәлеп ителгән

Акчалар федераль, республика һәм җирле бюджетлардан, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклардан кергән.

Районыбызда иҗтимагый-мәдәни корылмалар төзү, җәмәгать киңлекләре булдыру, торак салуның федераль һәм республика программаларын тормышка ашыру буенча эзлекле эш алып барыла.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев эшчәнлеге аркасында, Алабуга территориясенә эре инвестицияләр җәлеп ителде. 

2022 елда Алабуга районы объектларын төзү һәм капиталь төзекләндерүгә федераль, республика һәм җирле бюджетлардан, шулай ук бюджеттан тыш чыганаклардан (инвесторлар, «Татнефть» ҖАҖ грантлары) килгән акча кертемнәре күләме 9 миллиард сумнан артып китте. 

Әйтергә кирәк, муниципалитетның күп кенә сораулары ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР төзелеш министры Марат Айзатуллин тарафыннан теләктәшлек тапты. 

АМР башкарма комитеты каршындагы Төзелеш департаменты директоры Равил Шәрипов бүген кайсы объектларның төзелүе һәм төзекләндерелүе турында сөйләде.

— Барлык программалар, шул исәптән торак төзелеше дә график буенча бара. Быел без 70 мең квадрат метр файдалануга тапшырачакбыз, план үтәлеше 2 сентябрьгә 84,9 процент тәшкил итә, — ди Равил Шәрипов.

Шул рәвешле, инвестицияле программа буенча төзелешләр:
— Сөембикә урамында 50 фатирлы 2651 квадрат метр мәйданлы биш катлы йорт. Аны 2023 елның мартында куллануга тапшырырга җыеналар;
— 4-5нче микрорайонда 11216 квадрат метр мәйданда 208 фатирлы 4-5-6 санлы йортлар (фотода). Тапшыру вакыты — 2022 елның декабре. Бүген 101 фатир сатылган.

«Социаль ипотека» программасы буенча һәм ТР Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына гомуми бәясе 370 миллион сумнан артык булган ике 60 фатирлы йортны 2023 елның октябренә тапшырырга планлаштыралар.
Быел июньдә Сөембикә урамында 1580,6 квадрат метр мәйданлы 36 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды.

Мәгариф
— Муниципалит мәгариф биналарын тулысынча төзекләндерү стратегиясен кабул итте. Быел 8нче мәктәпкә ремонт ясалды, тәрәзәләре алыштырылды, түбәсе, керү юлы төзекләндерелде. Сентябрьнең 12сеннән биредә бассейн һәм җилләтү юлларына ремонт башларга планлаштыралар. Биш мәктәптә туклану бүлеге төзекләндерелгән. 7нче мәктәптә капиталь ремонт тәмамланган, шул исәптән видеокүзәтү системалары корылган, тавышлы хәбәр итү, каравыл сигналы урнаштырылган, урам як утлары куелган, файдалануга тапшыру өчен документларны әзерлиләр, — ди Равил Шәрипов.

Сәламәтлекне саклау
Халыкка беренче медицина-санитария ярдәме күрсәтүнең республика программасы кысаларында, Олы Качка авылында модульле фельдшер-акушер пункты урнаштырылган, инженер челтәрләре булдырылган, хәзерге вакытта тирә-юнен уңайлыйлар. Балалар сырхауханәсенең бина тышын төзекләндерәләр һәм җылыталар, эш «Татнефть» гранты чаралары хисабына да алып барыла. Алабуга үзәк район хастаханәсенең стационар бинасы, терапия корпусы һәм күчеш юлы түбәләрен төзекләндерәләр. Җирле бюджет хисабына АҮРХнең лабораториясенә ремонт ясалган. 

Спорт
Шәһәрнең 6нчы микрорайонында урнашкан «Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы да яңартыла. Бүген фасадын, инженер челтәрләрен (электрика, җылыту, җилләтү системалары) ремонтлыйлар, эчке эшләрне башкаралар (холл, беренче кат, санитар бүлекләр).
«Татнефть» гранты чараларына (5 миллион сум) Илмәт авылында универсаль спорт мәйданчыгы төзелгән. 

Шәһәрдә һәм районда
Хакимият бинасын капиталь төзекләндерү дә дәвам итә. Бинаның тышын җылыталар һәм буйыйлар, инженер челтәрләренә ремонт ясыйлар. 
Костенеево авылында башкарма комитет (авыл советы) бинасын төзү төгәлләнеп килә. 

Синергия индустрия-технология паркы күп функцияле комплекс (5,6,7 санлы корпуслар) төзелә, аның гомуми мәйданы 61207 квадрат метр, бәясе — 6 миллиард сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев