Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2022 елда Татарстанда 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак

Техниканы «Экология» илкүләм проекты кысаларында алалар.

2022 елда Татарстанда «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты кысаларында 162 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алыначак. Болар — 9 берәмлек «Беларус-82.1» тракторы, 7 берәмлек ЛКТ-4П ярымприцеплары һәм 146 берәмлек Колесов кылычы.

ТР Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров сүзләренчә, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең техника паркын үз вакытында яңарту «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булган.

— «Беларус-82.1» тракторлары янгынга каршы минераллаштырылган полосаларны сузганда һәм яңартканда, урман культуралары өчен туфрак әзерләгәндә, саклагыч урман үсентеләре утыртканда файдаланылачак. Янгын ярымприцеплары урман фонды белән чикләнгән җирләрдә янгын очраклары ачыкланган очракта алыштыргысыз булачак, — ди җитәкче.

Министр урынбасары сүзләренә караганда, 2019-2021 елларда «Экология» илкүләм проекты буенча 164 берәмлек урман техникасы һәм 649 берәмлек җиһаз сатып алынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев