Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

2023 елда Алабугада 55 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылачак

Ел буена аерым йортлар да, күп фатирлы торак йортлар да салыначак.

2023 елда безнең шәһәрдә 55 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылыр дип планлаштыралар.

Ел буена аерым йортлар да, күп фатирлы торак йортлар да салыначак.
Шул рәвешле, «Синергия» индустрия-технология паркы корпусларының төзелеше дәвам итәчәк, шулай ук ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондыннан Болгар урамында ике иҗтимагый ипотека йорты төзеләчәк.

Алар янында машина кую урыннары, спорт һәм балалар мәйданчыклары булачак. 

Быел «Адымнар» торак комплексының бер йортын сафка бастырырга уйлыйлар. «Домкор» компаниясе бу комплекстагы тагын бер йортны сала башларга ниятли. Аны 2024 елда куллануга тапшырырга планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев