30 августта Алабугада «Волга-Волга» X юбилей фестивале узачак
Быел «Волга-Волга» фестивале Республика көне, Шәһәр көне һәм Нефтьчеләр көне кысаларында узачак.
X фестивальдә «Смысловые галлюцинации» лидеры Сергей Бобунец катнашыр дип көтелә. «Волга-Волга» X юбилей фестивале Алабугада 30 августта узачак. Рок-сейшнга Татарстан төркемнәре киләчәк.
Фестиваль программасында «Дом кукол», «Карт Аяк», Clever Orchestra, «АнтиДот», Game of Blades, балалар рок мәктәпләре тәрбияләнүчеләре чыгышлары игълан ителгән. Концерт марафонын «Волга-Волга» ВИА һәм «Смысловые галлюцинации» төркеме лидеры Сергей Бобунец тәмамлый.
Гадәттәгечә, бу берничә сәгать дәвам итәчәк музыкаль марафон булачак. Керү ирекле. Алабугада ул Шишкин буаларында узачак. Фестиваль программасы 15:00 сәгатьтә башлана һәм 21:00 сәгатьтә бәйрәм салюты белән тәмамлана.
Быел «Волга-Волга» фестивале Республика көне, Шәһәр көне һәм Нефтьчеләр көне кысаларында узачак. «Волга-Волга» фестивале Tatarstan Official платформасында онлайн трансляцияләнәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев