30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр "Россия Почтасы"ның эшләү тәртибе
Татарстанлыларны онлайн-сервислардан файдаланырга чакыралар.
"Россия Почтасы«ның ТРдагы бүлеге эшләми торган эш атнасында штат режимында эшләячәк. 3,4,5,6 ноябрь — искәрмә булып тора. Мондый мәгълүматны «Татарстан почтасы» ның матбугат хезмәтендә җиткерделәр.
Өченче ноябрьдә почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскартылачак. 4, 5, 6 ноябрь — бәйрәм көннәре. Ә менә 5 ноябрьдә бүлекләр шимбә графигы буенча эшләячәк.
Татарстанлыларны онлайн-сервислардан файдаланырга һәм локдаун көннәрендә бүлекләргә йөрмәскә өндиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев