30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр ял көннәре игълан итәргә мөмкиннәр
Бу эпидимиологик вәзгыять начарлануы белән бәйле.
РФ Премьер-министры Михаил Мишустин коронавирус белән хәл начарлану сәбәпле, 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр бөтен Россия буенча эш көне кертү инициативасын хуплады. Бүген коронавируска каршы көрәш буенча РФ Хөкүмәте каршындагы Координация советы президиумында вице-премьер Татьяна Голикова шундый тәкъдим белән чыгыш ясады, дип яза Татар-информ.
Татьяна Голикова шулай ук илнең кайбер төбәкләрендә 23 октябрьдән эшкә чыгуны туктату турында тәкъдим кертте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев