Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

30 октябрьдән Татарстанда катгый коронавирус чикләүләре кертелә

Иртәгә Россиядә эшләми торган атна башлана.

Иртәгә илдә Россия Президенты Владимир Путин указы буенча кертелгән эшләми торган атна башлана. Бу чорда Татарстанда иң катгый чикләүләрнең кайберләре кертеләчәк, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Шулай итеп, соңгы ярты елда коронавирустан прививка ясатмаган өлкән яшьтәге татарстанлыларга мәҗбүри үз изоляция башланачак, җәмәгать туклануы урыннары 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр ябыла, ә сәүдә үзәкләренә һәм башка объектларга QR-кодлар күрсәтеп кенә кереп булачак.

Шимбә көннән башлап санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр мәдәни-күңел ачу чаралары үткәрү, шулай ук барлык кибетләрнең төнге сәгатьләрдә эшләве тыела.

Дәүләт, муниципаль хакимият органнары, Күп функцияле үзәкләр бу чорда эшчәнлекне штатлы режимда дәвам итәчәк — аларның эшләве республиканың тормыш-көнкүрешен тәэмин итү өчен кирәк.

«Республикада бу чикләүләрнең эшләми торган көннәрдә генә түгел, ә алга таба да, эпидемиологик хәл яхшырганчыга кадәр гамәлдә булачагын искәртәбез», — диделәр матбугат хезмәтендә.

Кабул ителгән чаралар коронавирус йогышы буенча хәлне тотрыклыландыруга юнәлдерелгән дип искәртелә. Шуңа күрә бу чорда җәмәгать урыннарында, транспортта һәм эштә элемтәләрне чикләү мөһим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев