Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

40 меңнән артык кеше транспорт салымы буенча салым ташламаларыннан файдаланган

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе татарстанлыларга милек салымнарын бу елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеге турында искә төшерә.

Бүгенге көндә транспорт чаралары һәм күчемсез милек объектлары хуҗаларына 2020 ел өчен салым белдерүләрен җибәрү төгәлләнде. 

Татарстанлыларга барлыгы 8 млрд. 100 млн. сумлык 2 млн. 157 мең салым хәбәрнамәсе җибәрелгән, транспорт салымы буенча 4,5 млрд. сум исәпләнгән. 

«Калькулятор транспортного налога ФЛ» сервисы транспорт салымы суммасының дөреслеген тикшерүдә ярдәм итәчәк.

Кырык меңнән артык кеше транспорт салымы буенча салым ташламаларыннан файдаланган. 2020 елгы салым чорында гамәлдә булган барлык ташламалар турында «Справочная информация о ставках и льготах по имущественным налогам» сервисы ярдәмендә белергә була. 

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе татарстанлыларга милек салымнарын агымдагы елның 1 декабреннән дә соңга калмыйча түләргә кирәклеге турында искә төшерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев