Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

45 яшьтән узган алабугалылар диспансеризация кысаларында ФГДС тикшерүен үтә ала

Бу ысул белән тикшеренүнең әһәмияте турында эндоскопчы табиб Илдар Мансуров сөйләде. 

2022 елда диспансеризация узганда, 45 яшьлек алабугалылар, ФГДС тикшерүен үтә ала. 

Бу ысул белән тикшеренүнең әһәмияте турында эндоскопчы табиб Илдар Мансуров сөйләде. 

— ФГДС (фиброгастродуоденоскопия) күп кенә авыруларның катлаулануын кисәтергә мөмкинлек бирә. Аны кичектерергә ярамаган очраклар була. Нигездә, без сәламәтлегебезне югалта башлагач кына, аның хакында уйлыйбыз, — ди табиб.

Бу тикшерү юлы белән үңәч, ашказаны һәм уникеилле эчәк авыруларын, шул исәптән яман шешне кисәтеп була. Онкология авырулары арасында яман шеш бишенче урынны алып тора.

— ФГДСны мәҗбүри тикшеренүләр исемлегенә кертү нигезле. Практикада, мәсәлән, ашказаны рагы дигән авыру еш очрый. Кызганыч, аны башланган гына чорында ачыклау бик кыен: кагыйдә буларак, пациент үзен начар хис итүгә зарланмый, ашказаны авыртуын тоймый. ФГДС тикшерүе аны беренче-икенче стадиядә ачыкларга мөмкинлек бирә, — дип аңлата табиб.

Әгәр сезнең ашказаны тирәсендә авырту сизелсә, сару кайнаса, эч күпсә, кикертсә, ашыйсыгыз килмәсә, ябыксагыз, сәламәтлек торышына игътибар итәргә кирәк.

Мондый тикшеренү ысулы буыннар һәм йөрәккә планлы операцияләр ясарга әзерләнгәндә үткәрелә. 

Тикшеренүгә ничек хәзерләнергә?
Процедура алдыннан ике тәүлек алдан ризыклардан шоколад, чикләвекләр һәм ачы ризыклар ашамаска, алкоголь кулланмаска. Соңгы тапкыр алдагы көннең кичке алтыга кадәр ашарга, кичке аш җиңел үзләштерелә торган булсын. Тикшеренү ач карынга уздырыла.

Кабинетның эш тәртибе:
— дүшәмбе-җомга — сәгать 8.00дән 15.00гә кадәр;
— шимбә, якшәмбе — ял көннәре. 

ФГДС тикшеренүләре бүлмәсе Алабуга үзәк район хастаханәсендә Нефтьчеләр проспекты, 57, яңа терапия корпусы, 2нче кат, 30нчы бүлмә адресы буенча урнашкан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев