Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Әбиләр чуагы» булырмы?

Синоптиклар үз фаразларын җиткерә.

Россиянең Үзәк өлешендә 12 сентябрьдән уртача температура нормага туры килә башлаячак, ә 19-26 сентябрьдә «әбиләр чуагы» булырга мөмкин. «Метео» фаразлар үзәге җитәкчесе Александр Шувалов Sputnik радиосы хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

«Әбиләр чуагы» 19-26 сентябрь аралыгында булыр дип көтелә. Өч-биш көн дәвамындагы коры, җылы һава шул көннәргә туры килергә тиеш«, — дигән ул.

Синоптик әйтүенчә, 12 сентябрьдән һава температурасы нормага туры килә яки аңа якынлаша башлаячак. «Көндез +14...+16, төнлә +5...+7 градус чамасы булачак. Көзен климатик норма кинәт кими: хәзер тәүлеклек уртача температура нормасы +13 градус икән, бер атнада соң ул инде бер градуска төшәчәк», — дип аңлаткан Шувалов.

Исегезгә төшерәбез: якын араларда Татарстанда нормадан 4-6 градуска түбән булган бик суык һава саклана. Киләсе атна башында — 12-13 сентябрьдә көндезге сәгатьләрдә +15...+18 градуска кадәр җылы көтелә.
Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев