Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга-Адымнар» укытучысы Гүзәл Черемных — оста педагог

Укытучы һөнәренә күңел бирүнең нигезендә, һичшиксез, балаларга мәхәббәт ята.

2023 ел тәмамланды, «Укытучы һәм остаз елы» иде ул... Күпме чаралар уздырылды бу уку елында. Барысын да язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. 

Хәзерге авыр заманда укытучыдан да сабыр, тырыш һәм, иң мөһиме, гадел кеше бармы икән? Әйе, киләчәк язмышы — укытучы кулында.

Барлык матур сыйфатларны җыйган укытучылар күп бездә. Алар гадәттә тыныч кына эшли бирәләр. Мәктәпләрнең нигезен, бөтенлеген шундыйлар тотып тора.

Сүзем үтә дә мөлаем, ягымлы мөгаллим турында барачак. Ул — «Адымнар —Алабуга» күптелле белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Гүзәл Сәгыйть кызы Черемных. Гүзәл ханымның туган ягы — Сарапул шәһәре. Эшче гаиләсендә туып үскән кыз кечкенәдән тырыш, җитез була. Хыялы — укытучы булу. 1998 нче елда Сарапул педколледжын, аннары 2006 нчы елда Удмуртия дәүләт университетының тарих бүлеген тәмамлагач, язмыш аны Татарстан якларына алып килә. Ниһаять, тарихи Алабуга шәһәре. Монда килеп төпләнгәнсең икән, башка җиргә күчеп китүең шикле.

Алабуганың матур табигатен, гади һәм тырыш халкын үз итә Гүзәл Сәгыйтовна. Шулай итеп, 2010 елдан Алабуга шәһәренең 10 нчы мәктәбендә (хәзер күп профильле лицей) башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. 10 ел эшләү дәверендә үзен оста педагог буларак таныта ул.

Укытучы һөнәренә күңел бирүнең нигезендә, һичшиксез, балаларга мәхәббәт ята. Гүзәл Сәгыйтовнада бу сыйфат 100 проценты белән. Моны дәлилләп шуны әйтәсе килә: 2020 елда «Адымнар — Алабуга» күптелле белем бирү мәктәбе ачылгач, сыйныф җитәкчеләре Гүзәл Сәгыйтовна белән бергә 18 укучы шушы мәктәпкә күчте. Бу инде ата-аналар белән дә ышанычлы мөнәсәбәт төзелгәнне раслый. Яннарына башка мәктәпләрдән 13 укучы кушылып, бердәм коллективка әверелеп, хәзер инде бу балалар 5 нче сыйныфта укыйлар.

Икенче кат баскычыннан төшеп киләм. Күзләремә яшьләр килде. Гүзәл Сәгыйтовна коридор буйлап яңа беренче сыйныфы белән (алар 33 бала) ашханә ягына таба юнәлде. Балалар җитәкләшеп, тезелеп басканнар, укытучы апалары артыннан тыныч кына атлыйлар. Тиз дә үтә соң бу гомер! Мин улымның да иптәшләре белән кулга-кул тотынып, Гүзәл Сәгыйтовна артыннан калышмаска тырышып атлаганын еш күрә идем. Әнә, хәзер хоккей буенча Республика ярышларында катнашып, урыннар алып кайта.

Без, әти-әниләр, башлангыч сыйныфта балаларыбыз өчен икенче әни була алган Гүзәл Сәгыйтовнага меңнән-мең рәхмәтлебез. Аңа сәламәтлек, гаилә бәхете һәм эшендә уңышлар телибез!

Ләйсинә СӘГЪДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев