Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга бассейнында агуланган балалар шифаханәдә бушлай тернәкләнә алачак 

Шулай ук әлеге гаиләгә дәвалану өчен киткән чыгымнарын да кире кайтарачаклар.

Алабуга районының Хлыстово авылы бассейнында хлор белән агуланган ике бала һәм аларның әнисе шифаханәдә бушлай реабилитация узачак.

Әлеге гаиләгә дәвалану өчен киткән чыгымнарын да кире кайтарачаклар. Район башлыгы халыкны кабул иткән вакытта шундый карар кабул ителгән.
Хәтерләсәгез, бу вакыйга октябрь башында килеп чыккан иде. Ачык калган хлорлау бүлмәсеннән хлор парлары бассейнга таралган, анда ул чакта олылардан 6 кеше һәм 2 бала булган. Бераздан балалар үзләрен начар хис итә башлаган һәм аларны Алабуга үзәк район хастаханәсенә китергәннәр, медиклар аларның сәламәтлек торышын канәгатьләнерлек дип таба. Хәзерге вакытта балалар өйдә дәвалана.

Хлыстово физкультура-сәламәтләндерү комплексындагы бассейн әлегә ябылган. Биредә Россия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор) күрсәтмәләренең барысы да үтәлгән диярлек. Шулай ук суны хәзерләү бүлегендә автоном җилләтү булдырылган. ФСКнда җилләтү системасын тулысы белән тикшерәсе генә калган. 

Моннан тыш, кабул итүдә яңгыраган сораулар юлларны төзекләндерүгә, газ кертүгә, җир кишәрлекләрен бүлеп бирү һәм рәсмиләштерүгә, күпфатирлы йортның фасадын җылытуга кагылышлы иде.

Мәсәлән, Антон Зарыпов Колосовка авылы янындагы күп балалы гаиләләр поселогына газны кайчан кертәчәкләрен белү өчен килгән. ТКХ һәм төзелеш департаменты директоры Андрей Томилин җавабына караганда, бу эш, беренче чираттагылар рәтендә, 2024 елның республика программасына кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев