Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга бүген Татарстан педагогларын кабул итә

Шәһәребездә Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика пленар утырышы уза.

Киңәшмәнең төп темасы — «XXI гасыр мәгарифе: киләчәк өчен бүгенгесе». Конференция барышында «Мәгариф» милли проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясала, мәгариф өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр карала.
Сүз уңаеннан, мәгариф хезмәткәрләренең мондый киң колачлы педагогик советы беренче тапкыр 16 ел элек нәкъ менә Алабугада узган иде. 
«Мәгариф хезмәткәрләренең республика конференциясе 2004 елның 19 августында Алабуга педагогика университетында (хәзерге КФУның Алабуга институты) узды», дип яза «Алабуга нуры» газетасы 2004 елның 21 августындагы санда. 
Ул вакытта эшлекле киңәшмәдән соң республика конференциясендә катнашучылар шәһәр һәм районның берничә мәгариф учреждениесен карап үтә, аларның игътибар үзәгендә 6нчы, 9нчы һәм 10нчы санлы мәктәпләр, шулай ук Морт авылындагы Яшь фермер мәктәбе була.
Бу юлы республика делегациясе Алабуга политехника көллияте эшчәнлеге белән таныша, яңа статустагы белем бирү учреждениесе — "Университет мәктәбе«н карап уза. Бу көннең төп вакыйгалары — «Адымнар-Алабуга» яңа полилингваль мәктәбендә узачак чаралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев