Алабуга боксчылары төбәкара турнир призерлары булды
Алабуга данын 2нче спорт мәктәбеннән 6 бала яклады.
24-26 сентябрьдә Киров өлкәсендә Мурыгино бистәсендә СССР герое Н.Ф.Зонов истәлегенә бокс буенча төбәкара турнир узды.
Ярышларда Татарстаннан һәм бөтен Россиядән 150гә якын спортчы катнашты. Алабуга данын 2нче спорт мәктәбеннән 6 бала яклады.
Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең спортчылар призлы урыннар яуладылар:
1 урын — Кузьмин Ян;
3 урын — Беляев Илья, Быстров Даниил.
Спортчыларны әзерләүче — Бариев Рамил Фоат улы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев