Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга фермаларында көн саен 114,1 тонна сөт савалар

Хәзер Алабуга фермаларында көн саен 114,1 тонна сөт савалар – узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 11,5 тоннага артык.

64 тонна — «Мир» җәмгыяте терлекчеләре эше нәтиҗәсе, 20 тонна — «Яңа Юраш» агрофирмасы»ныкы.

Сыерның уртача тәүлеклек продуктивлыгы 26,9 килограммга кадәр күтәрелгән (плюс 0,5 килограмм). Ф.Әхмәтҗанов хуҗалыгында бу күрсәткеч 35,7 килограммга тигез (плюс 5,6 килограмм), «Мир» җәмгыятендә — 32 (плюс 2 килограмм).

1 сентябрьгә районда мөгезле эре терлекләр саны 10715кә җитте, шул исәптән 4238 савым сыеры, алар узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 369 башка арткан. Сарыклар һәм кәҗәләр — 3232, атлар — 353.

Ел башыннан 2603 тонна сөт савылган — узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 16 процентка күбрәк.

«Мир» җәмгыятендә арту — 40 процент, «Ф.Әхмәтҗанов» КФХсында — 51, «Яңа Юраш» агрофирмасы«нда 9 процент тәшкил итә.

8 айда сыерларның уртача продуктивлыгы 7986 килограммга җиткән (плюс 1826), «Мир» җәмгыятендә — 6234, район буенча — 5980 килограмм.

Районда ел башыннан 1871 тонна ит җитешетерелгән. «Мир» хуҗалыгында ит җитештерү быел ике мәртәбә арткан, «Әхмәтҗанов» крестьян-фермер хуҗалыгында — 7 процентка. Районда мөгезле эре терлекләрнең уртача тәүлеклек артымы 840 граммга җитте, «Мир» хуҗалыгында — 1137 грамм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев