Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга фермеры Илфар Ямалетдинов 26 миллион сумнан артык грант алган

Грант чарасын ул күп сөт бирә торган таналар сатып алуга тотарга ниятли.

Алабуга фермеры Илфар Ямалетдинов 26 миллион сумнан артык грант алган.

Грант чарасын ул күп сөт бирә торган таналар сатып алуга тотарга ниятли.

− Хуҗалык 2007 елда оешканнан бирле, без җир эшкәртү белән шөгыльләндек. 2019 елда 63 тана сатып алдык. Сөт юнәлешендә эшебез шуннан башланды, − дип сөйләде фермер.

2019 елда, аның сүзләренә караганда, алар гаилә терлекчелек фермаларын үстерүгә республика программасы буенча грант алырга тырышып караган, ләкин килеп чыкмаган. Быел исә район җитәкчелеге ярдәме белән Илфар Ямалетдинов фермасы 20 грантның берсенә ия булган. 

− Җиңел булмады. Бөтен республикадан 30 хуҗалык гариза бирде, бары 20се генә үтте. Хәзер 250-300 башка исәпләнгән яңа ферма төзергә һәм күп сөт бирә торган торган 200 баш тана сатып алырга планлаштырабыз. Дөрес азык базасын корырга һәм һәр сыердан 9 мең литр сөт савып алырга ниятлибез, − ди Илфар Ямалетдинов.

Ул тормышка ашырырга теләгән проектның гомуми бәясе − 49 миллион сум. Алда — документлар белән эш, язын ферма төзелә башлаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев