Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга футбол командасы сөендерә

21 августта Үзәк стадионда футбол буенча Татарстан Республикасы Чемпионатының 10 нчы туры матчы узды.

Уен «Алабуга» һәм «Әлмәт» (Әлмәт шәһәреннән) футбол клублары командалары арасында барды. 

− Бүген финалда исәпкә алыначак очколар алу өчен принципиаль уен. Көндәш көчле, Әлмәт командасының яңа яхшы уенчылары бар. Уен киеренке, бер команданың да өстенлеге юк. Бүгенге җиңү безгә өч очко өстәячәк һәм бу очракта без максималь нәтиҗә белән финал этабына керәчәкбез. Әлегә тигез исәп, безнең команда икенче таймда көчәячәк, потенциал бар, — дип уртаклашты «Алабуга» командасының рәсми вәкиле Альберт Төхвәтуллин.

Беренче тайм вакытында кырда уен тигез барды, бары тик икенче таймда гына Михаил Демидовның төгәл сугуы безнең командага бик мөһим җиңү китерде.

Әлеге матч белән ТР чемпионатының төркем этабы тәмамланды, аның нәтиҗәләре буенча безнең Кама аръягы зонасында «Алабуга» футбол клубы 1нче урынны яулады. Финал өлешендә Казан зонасының иң яхшы өч командасы белән тагын 6 матч булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев