Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» футбол командасының көмеш триумфы

Алабугада «Алабуга» командасы футболчыларын хөрмәтләделәр.

Бу сезонда команда футбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатының югары лигасында икенче урынны алды һәм "Ачыш Кубогы«нда җиңде.


Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев футболчыларны хөрмәтләү тантанасының күркәм традициягә әйләнүен билгеләп үтте. Һәм моның өчен нигез бар — көчле команда һәм динамик уен. Җитәкче әйтүенчә, «Алабуга» Кама аръягы зонасы өчен мотиватор булып тора: башка командалар безнең футболчылар белән матчка әзерләнә. Елдан-ел шулай ук футболга тамашачылар кызыксынуы арта һәм яшь җанатарлар сафлары тулылана.


Рөстәм Мидхәт улы команданың иганәчесе — «Август-Алабуга» заводы генераль директоры Владимир Алинга зур рәхмәтен белдерде һәм Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт үсешенә керткән өлеше өчен аңа ТР Спорт министрлыгының мактау билгесен тапшырды.


Команда тренеры Владимир Барышевны Татарстан Республикасы спорт министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр. Владимир Леонидович «Алабуга» командасына көчле футболчылар җыелганын әйтеп китте. Киләсе сезонны уңышлы уздыру планлаштырыла.


— Сезон шактый авыр үтте, әмма нәтиҗәдә без барыбер лаеклы урын алдык. Хәзер бездә ял. Яңа елдан соң киләсе сезонга әзерләнәчәкбез. Өченче сезонга максималь бурычлар куелган, — дип уртаклашты команда капитаны Михаил Анохин.


Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев футболчыларны югары нәтиҗәләре белән котлады, киләчәктә дә спорт тормышында уңышлар теләде. Соңыннан Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев