Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга гомумшәһәр планеркасында спортчыларны бүләкләделәр

Лаеклы бүләкләрен Мәҗитов Әмин, Губаева Мәдинә һәм «Лесные пчелы» хоккей командасы алды. 

Бүген гомумшәһәр планеркасы спортчыларны бүләкләү белән башланып китте. Лаеклы бүләкләрне Мәҗитов Әмин, Губаева Мәдинә һәм «Лесные пчелы» хоккей командасы алды.

Мәҗитов Әмин Санкт-Петербургта узган «Балтыйк диңгезе Кубогы» халыкара көрәш сәнгате фестивалендә тхэквондо буенча Бөтенроссия спорт ярышларында 1 урын яулады. Спортчыны ярышларга атказанган хезмәткәр Ринат Сәлимуллин әзерләгән. 

Губаева Мәдинә СССРның спорт мастеры Шишкин Илдус Иван улы истәлегенә багышланган 62 килограммга кадәр авырлыктагы егет-кызлар арасында ирекле көрәш буенча ТР Беренчелегендә 1 урынны яулады. Спортчының тренеры — Арсланов Хатип Мансурович.
«Лесные пчелы» командасы «Алтын алка» клубының Бөтенроссия финал ярышларында 3 нче урынны яулады. Команданың капитаны — Якупов Альберт, тренеры — Александр Герасимов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев