Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга институты мөгаллиме «Лекторлар Лигасы»нда катнаша

Бу турыда КФУның Алабуга институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инженер технологияләре бүлеге доценты Сергей Седов «Лекторлар Лигасы»ның төбәк этабында катнашкан. 

Өченче тапкыр үткәрелә торган конкурс илнең мәгърифәткә хезмәт итәргә һәм белемнәрен башкалар белән уртаклашырга әзер иң яхшы лекторларын эзләүгә юнәлтелгән. Быел анда катнашуга төрле һөнәр ияләреннән 9 меңнән артык гариза бирелгән.

Сергей Алексей улы «Уникс» мәдәни-спорт комплексының актлар залында мәктәп укучылары һәм машина төзелеше буенча булмаган һөнәр студентилары өчен «Яссы механизмнарның структур анализы» лекциясе белән чыгыш ясаган. 

Конкурс нәтиҗәләре Яңа ел алдыннан билгеле булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев