Алабуга ишегаллары танымаслык булып үзгәрә
Шәһәребездә «Безнең ишегалды» республика программасын тормышка ашыру дәвам итә.
Шулай итеп, Нефтьчеләр проспекты буенча 31, 33нче йортлар ишегалларын төзекләндерү төгәлләнеп килә. Биредә машина кую урыннары, керү юллары, тротуарлар асфальтланган. Балалар өчен яңа уен һәм спорт элементлары урнаштырылган, агачлар утыртылган.
Шулай ук Мәрҗани урамындагы 28, 30нчы йортлар ишегалды да күзгә күренеп үзгәрә. Балалар мәйданчыгы элементлары, тротуарлар урнаштырылган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев