Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга хакимияте коммуналчылар эшен тәнкыйтьләде

Райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов районның Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты.

Урамда ноябрь генә әле, ә шулай да киләсе кыш үзенең холкын күрсәтеп өлгерде. Алабугада берничә көн буена карлы һәм җилле һава күзәтелде, һәм ул юлларны чистартучыларның хаталарын ачып салды. 
Бу уңайдан, барлыкка килгән кыенлыкларның сәбәбен белү өчен, райбашкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов районның Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты. 
− Без көз беткәнче әзерләндек, техника сатып алдык, маршрутларны төзедек һәм «Буран» планын эшләп куйдык, нәтиҗәдә, бүгенге хәл: урамнар һәм тротуарлар күңел кайтарырлык итеп җыештырылган. Бу оят! — диде ул.
Идарә башлыгы Марсель Сафиуллин аңлатуынча, аларның штатында механизаторлар җитешми. Тагын шундый нәрсә бар: бер хезмәткәргә берничә машина беркетелгән, алар берьюлы эшли алмый. Бу мәсьәләне чишәргә кирәк, дип ассызыклады Ленар Фәрит улы. Ул икътисади үсеш буенча урынбасары Руслан Мусаевка һәм инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Илназ Миңлебаевка техника һәм кешеләр санын карап торырга кушты: ничә кеше эшкә чыккан, күпме ягулык тотылган, шулай ук кар чистарту машиналары кайсы маршрутларда эшләгән. 
− Бүген көне буе кар себерә, халык зарлана. Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсенең буранга әзер булмавы күренеп тора. Оператив карарлар кабул итәчәкбез. Бүген шушындый һава торышы вакытында сигезләп берәмлек техниканың гаражда тик торуын күрдек, югыйсә алдан ук бар машиналарга да механизаторлар бар дип әйтелгән иде. Хәзер кар чистарту өчен каралган техниканың 24 берәмлегенең дә эшкә җәлеп ителүенә ирешәчәкбез, − дип йомгаклады райбашкарма комитеты җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев