Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга кунаклар көтә

2025 елда рекордлы туристлык сезоны планлаштырыла.

Быел Татарстан туристлар арасында тагын да популяр булачак. Республиканың туризм комитеты башлыгы Сергей Иванов сүзләренчә, төбәк 4,5 миллионнан артык кунак кабул итәчәк. Аеруча туристлар май бәйрәмнәрендә һәм җәйге каникулларда күп килер дип көтелә.

Ә менә Алабуга инде иртә стартка әзерләнә: туристлык сезоны рәсми рәвештә майда башланса да, беренче теплоходлар пристаньга 30 апрельдә килеп туктаячак. Узган ел шәһәр 241 судно кабул иткән, ә быел инде 270 булыр дип көтелә. Музей хезмәткәрләре дә көтә: 2024 елда Алабугага 1,1 миллионнан артык кеше килгән булса, быел 1,2 миллион турист килер дип ниятләнә.

Чит ил кешеләре дә читтә калмады: узган ел Алабуга музейларында 31 илдән 760 турист булды. Алар арасында — Германия, АКШ, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән һәм хәтта Буркина-Фасо һәм Бурунди кебек экзотик юнәлешләрдән дә кунаклар бар.

Белешмә

Узган ел Алабуга кунаклары арасында иң популяр маршрутлар: «Алабуга тыюлыклары», «Йөз елдан соң да сиңа...» (Алабуга һәм Цветаева), «Каманың ике полюсы», «Алабуга — Чаллы — Алабуга».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев