Алабуга Мәдәният сараенда яңа җитәкче
Директор вазифасын хәзер Чаллының вокал буенча педагогы Диләрә Камалова үти.
Чаллы балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Диләрә Камалова Алабуга шәһәренең Мәдәният сараен җитәкләде. Моңа кадәр Мәдәният сарае директоры вазифасын Рәмис Дәүләтов башкарды. Хәзер ул шәһәрнең мәдәният идарәсе башлыгы итеп билгеләнде.
Диләрә Камалова вокал укытучысы. Аңа 36 яшь. Аның укучылары федераль телевидениедә төрле конкурсларда катнашалар. «Челнинские известия» хәбәр иткәнчә, Диләрә Әгъзамовнаның шәкертләре «Голос. Дети-6», «Сейлэн» (6+) һ.б. проектлар буенча билгеле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев