Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

Алабуга медицина училищесында гамәлгә ашырылучы проектка студентлар актив җәлеп ителә

Әлеге проект кысаларында студентлар шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында, шулай ук картлар йортында һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә профилактика чаралары үткәрә.

Алабуга медицина училищесе «Сәламәтлегегезне кайгыртасызмы?» дип аталган проектны дәвам итә, аңа студентлар актив җәлеп ителә.

Әлеге проект кысаларында студентлар шәһәр мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында, шулай ук картлар йортында һәм социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә профилактика чаралары үткәрә. Санитар-эпидемиологик вәзгыять белән бәйле рәвештә, проект эше эшчәнлеген үзгәртте: 23 ноябрьдән 31 мартка кадәр училище студентлары Алабуга үзәк район хастаханәсенең фильтрларына җибәрелде, бу эш 11 октябрьдән башланган иде. 

Булачак медиклар термометрия ясыйлар һәм кулларны дезинфекциялиләр, медицина битлекләренең барлыгын тикшерәләр, маршрутлаштыруда булышалар, коронавируслы йогышлы авыруны кисәтү буенча лекцияләр укыйлар. Волонтер медиклар да бу акциягә кушылды. 

2020 елның декабреннән бирле, алар бүгенге көнгә кадәр COVID-19 белән авыручыларга дарулар илтү белән шөгыльләнә. Шушы вакыт эчендә училище иреклеләре дару препаратларын 3 мең 245 адрес буенча тапшырган. 
Әйтергә кирәк, бүген бу уку йортының көндезге бүлегендә 415 студент укый. Быел училище үзенең 85 еллык бәйрәмен билгеләп үтә. Аның күпьеллык тарихы барышында барлыгы 17 мең белгеч әзерләнгән. 
Алабуга медицина училищесында 47 кеше хезмәт куя, шуларның 27се — мөгаллимнәр. 

Алар төрле конференцияләрдә, конкурсларда катнашып, даими рәвештә яңа белемнәр алуны дәвам итә, үз һөнәри күнекмәләрен үстерә. Мәсәлән, Гөлназ Илгиз кызы Храмова быел һөнәри мәгариф оешмалары арасында узган «Елның иң яхшы мөгаллиме» республика бәйгесендә катнашып, 95 мәгариф оешмасыннан килүчеләр арасында беренче унлыкка эләккән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев