Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» МИЗ проекты Идел буе федераль округы вузара кампусының бер өлеше булачак

Татарстан «Микроэлектроника үсеше» проекты белән «Алабуга» МИЗын тәкъдим итә.

Татарстан проекты «Идел буе технополислары» инициативасының бер өлеше булачак. «Технополислар» га округның 10 регионыннан студентлар кампусларын һәм технологик мәйданчыкларны булдыру буенча 13 проект керә, дип хәбәр итә"Диалог" коммерцияле булмаган автоном оешмасы.

Татарстанны «Микроэлектроника үсеше» проекты белән «Алабуга» МИЗы тәкъдим итә. Ел саен «Алабуга» зонасы «Микроэлектроника» юнәлеше кысаларында меңләп студентка белем бирәчәк. Мисалга, быел «Алабуга Политех» көллиятенә бөтен илдән укырга килгәннәр. 

«Алабуга» МИЗ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев сүзләренә караганда, махсус зонаның бурычы — бөтен кирәкле инфраструктура белән тәэмин ителгән эшче белгечлекләрне әзерләү үзәге булу. 

Шулай ук «Алабуга» мәктәпләрне компьютерлар белән тәэмин итү буенча федераль проектның партнеры булырга планлаштыра. Россиянең фәнни-технологик үсеш комиссиясе утырышында 1 трлн сумга 10 млн берәмлек компьютер техникасы сатып алу тәкъдиме яңгырады. 

РФ Хөкүмәте вице-премьеры Дмитрий Чернышенко фикеренчә, Идел буе федераль округы төбәкләренең югары уку йортлары арасында кампус сайлау буенча барлык процедураларны узу һәм федераль ярдәм алу мөмкинлеге зур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев