Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга» МИЗыннан беренче AURUSлар үз ияләрен тапты

Алабуга заводының җыю сызыгында 2022 елда тагын бер AURUS моделе – AURUS Komendant барлыкка киләчәк.

Быел язын «Алабуга» махсус икътисади зонасында AURUS автомобильләрен серияле җитештерә башлаганнар иде.
Россиянең беренче AURUS автомобилен җитештерү буенча инвестицияле проект Россия Федерациясе өчен дә, Татарстан Республикасы өчен дә бик мөһим. Татарстан өчен бу Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән хосусый инвестицияләр җәлеп итүле беренче проект. 
AURUS үсеше эшкуарлык максатларда билгеләнгәнчә бара. Автомобильләр клиентларга килә башлады инде, күптән түгел генә әлеге брендның рәсми рәвештә икенче галереясе ачылды. Россия тарихында тәүге мәртәбә вәкиллекле катлам автомобильләренең тулы бер рәте яңабаштан диярлек корылды. Алар өчен заманча бердәм платформа проектланды, әлеге төр машиналарга хас булган, танып алырлык дизайн каралды, компонентлы нигез булдырылды, бу бик әһәмиятле. AURUS автомобильләрен эшләү Европа һәм Азиянең алдынгы автоҗитештерүчеләр һәм инжиниринг үзәкләре белән тыгыз хезмәттәшлектә алып барылды.
Барлык AURUS машиналарының корылышы югары технологияле бердәм платформа куллануга нигезләнгән. Билгеле, җыелган һәр AURUS машинасы, автомобиль салонындагы вак детальләргә кадәр, заказ бирүченең хосусый таләпләренә туры килерлек итеп эшләнә, һәм андый җитештерү югары дәрәҗәдә клиентларны кайгырта торган булып кала. Бу бурычны хәл итү өчен, AURUS автомобильләрен җитештергән вакытта, барлык технология операцияләре бердәм IT-система тарафыннан тикшерелә. Ул бөтен җитештерү эшен — чималны һәм комплект өлешләрен кабул итүдән алып агрегатларны һәм әзер автомобиль системаларын цифрлы көйләүгә кадәр күзәтеп тора. AURUS проектының үзенчәлеге шунда, аңа кадәр Россиядә беркем дә беркайчан да люкс-сегмент автомобильләрен серияләп җитештерү белән шөгыльләнмәгән. Машина моделенең теләсә кайсы корылышын эшләү — үзе үк җитди һәм олы эш. Шул ук вакытта, автомобильләрне серияләп чыгаруны яңабаштан оештыру — тагын да катлаулырак. 
AURUSны серияләп җитештерү буенча мәйданчыкның өр-яңадан башлануы анда шунда ук иң алдынгы ысуллар кулланырга мөмкинлек бирә. Мәсәлән, биредәге үткәрү системасында йөзне тану ысулыннан файдаланалар, эшчеләр битендә — тулыландырылган чынбарлык күзлеге, складлардагы дроннар исә комплект өлешләре һәм материалларның исәбен алып бара.
AURUSның тәэмин итүчеләр челтәре нык киң, аның зур өлешен Россия компанияләре тәшкил итә.
Россиянең яшь бренды саналган машиналарның йөрү мөмкинлеге иң тәҗрибәле автосөючеләрне дә таң калдырырлык. Безнең илдәге AURUS брендының сегмент алдынгыларын читкә этәреп, дөнья базарында әһәмиятле урын биләрлеге бар. 
Хәзерге мәлдә AURUSны җыюда 91 кеше эшли, аларның 34е — югары хәзерлекле инженер-техниклар һәм хакимият, шулай ук логистлар. Калган 57 кеше генә — җитештерүдә. Шундый аз санлы коллективның сере — җитештерүнең югары технологияле һәм нык дәрәҗәдә автоматлаштырылган булуы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев