Алабуга музей-ядкәрлеге премия алачак
Шимбә көнне Александр Пушкин музей-ядкәрлегендә "Мирас сакчылары" Бөтендөнья премиясен тапшыру тантанасы булачак.
Әлеге премия Рәсәйнең тарихи-мәдәни мирасын саклап калуга шәхси өлеш керткән өчен бирелә.
Бүләкләү тантанасында РФ мәдәният министры Владимир Мединский катнашачак.
Быел "Мирас сакчылары" кысаларында беренче мәртәбә "Музей-ядкәрлек: Өйгә кайту символы" күргәзмәсе оештырыла. Биредә утар мәдәнияте һәйкәлләре һәм Рәсәйнең тарихи-мәдәни мирас символлары итеп танылган музей-ядкәрлекләр тәкъдир ителәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев