Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» газетасы Әниләр көненә багышланган бәйге игълан итә

«Новая Кама» һәм «Алабуга нуры» газеталары редакциясе Әниләр көненә багышланган «Яраткан әниемә!» рәсем бәйгесе игълан итә.

Әни — җирдә иң газиз, иң якын кеше. Безгә тормыш бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә нинди генә теләкләр теләсәк тә аз булыр сыман. Тормышыбыз бизәге булган әниләребез матур да, мәрхәмәтле дә, изге күңелле дә. Чыннан да шулай бит! Әйдәгез, ак кәгазь битендә әниләребезне сурәтләп, аларны үзебезнең нәтиҗәләр белән куандырыйк.

Әниегезне ничек итеп сурәтлисез — эштәме, өйдәме, ниндидер әкияттәге патшабикә итепме — монысы сезнең фантазиягездән генә тора. Эшләрне теләсә кайсы техникада һәм төрле сәнгать материалларында башкарырга мөмкин: бу буяулар (акварель, гуашь, май), акбур, карандашлар, күмер булырга мөмкин. Катнаш техниканы да кулланырга була.

Теләге булган һәркемгә әлеге бәйгедә катнашырга тәкъдим итәбез.
Иҗади эшләр 2020 елның 9 ноябреннән 25 ноябренә кадәр Төзүчеләр урамы, 16а буенча яки редакциянең электрон адресына кабул ителә: new-kama@bk.ru.
Җиңүчене 26 ноябрьдә билгеләячәкбез. Җомга көнне, 27 ноябрьдә, газеталарда җиңүчене игълан итәчәкбез.

Конкурсның спонсоры — «BOSTON» чәчәк кибете.

реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев