Алабуга нуры

Алабуга районы

18+
2024 - Гаилә елы
ХӘБӘРЛӘР

«Алабуга нуры» газетасының Инстаграм аккаунтында оештырылган фотобәйгегә йомгак ясалды

Җиңүче тавыш бирү юлы белән сайланды.

«Алабуга нуры» газетасының Инстаграм аккаунтында оештырылган фотобәйгегә йомгак ясалды.

27 августтан башлап, сездән килгән иң матур авыл фоторәсемнәрен #авылымматурлыгы2021 хештегы белән урнаштырып бардык. Фотолар күп килде, алар барысы да матур, үзенчәлекле иде. Шуңа беренче урынга өметләнгәннәр шактый булгандыр, әмма җиңүче бер генә була.

Бәйгедә 14 кеше катнашты. Катнашучылар Алабуга районының Дөм-Дөм, Ядегәр, Морт, Иске Юраш авылларыннан гына түгел, хәтта башка районнардан да бар иде. Әйтик, Мамадыш районы Югары Ушмы авылы, Балык Бистәсе районы Ямаш авылы, Түбән Кама, Аксубай районы, Мөслим районы Олы Чакмак авылы. Фотобәйгенең җиңүчесе булып, 308 тавыш җыеп, Ядегәр авылыннан Фидаил Хөсәенов танылды. Җиңүче тавыш бирү юлы белән сайланды. 

12 октябрьдә исә фотобәйгедә җиңүчене бүләкләп үттек. Ул диплом һәм кызыксындыру бүләгенә ия булды.

— Җиңүемә шатмын, оештыручыларга зур рәхмәт! Мондый бәйгеләр ешрак үткәрелсен иде. Киләчәктә дә катнашырга язсын! — диде ул.

Фидаил Галиәхмәт улы Ядегәр авылы табигатенә кечкенәдән үк мөкиббән булып, Изгеләр чишмәсенең суын эчеп үскән олы җанлы Кеше! Бүгенге көндә дә туган авылында гомер итә, язгы чәчүләрдә, көзге уракта кырда эшли, шул ук вакытта үзенең тавык-чебешләрен, каз-үрдәкләрен үстерә.

Редакциябез үткәргән бәйгеләрдә катнашып, безнең белән бергә атлаган тугры укучыларыбызга рәхмәтебез чиксез. Алдагы фотобәйгеләрдә көч сынашканчыга кадәр! Барлык катнашучыларга, тавыш бирүчеләргә зур рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев