«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе беренче сыйныф укучыларын Белем көне белән котлады
Балалар «5» һәм «4» билгеләренә генә укырга вәгъдә бирде.
«Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталары редакциясе беренче сыйныф укучыларын Белем көне белән котлады. Быел өч хезмәткәребезнең балалары — Жасмин Егорова, Александр Феногентов һәм Ралина Бакирова беренче тапкыр мәктәп партасы артына утырды.
Беренче сентябрь алдыннан «Алабуга нуры» һәм «Новая Кама» газеталарының баш мөхәррире Сабина Качаева беренче класска баручыларны котлады һәм аларга «Татмедиа» АҖ бүләкләре − мәктәп кирәк-яраклары белән китаплар һәм рюкзаклар тапшырды. Ул балаларга укуда уңышлар һәм бары тик яхшы билгеләргә генә укуларын, ә ата-аналарга сабырлык теләде.
Балалар «5» һәм «4» билгеләренә генә укырга вәгъдә бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев